11-22 июль көннәрендә Баулы мөхтәсибәте балалар өчен рухи-тернәкләндерү үзәген оештырды.
Үзәккә йөргән балалар командаларга бүленде һәм аларга баллар җыю мөмкинлеге тудырылды. Шул ук вакытта алар шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре белән “Сәламәтлек азбукасы”н өйрәнделәр, табигать кочагында ял иттеләр, спорт уеннарында, интеллектуаль ярышларда катнаштылар.
Үзәкне ябу көнендә балаларның балларын санап бүләкләр өләшенде. Шулай ук оештыручылар аларны пылау белән сыйладылар.