Чирмешәндә малайлар өчен оештырылган лагерь тәмамланды. Биредә 30 дан артык бала ял итте, ислам нигезләре белән таныштылар, җирлек тарихына багышланган музейда булдылар, төрле уеннарда катнаштылар.
Шулай ук Чирмешән районы имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Ибраһимов балаларны Болгарга алып баруны оештырды.