22 июльдә Бөгелмәнең үзәк мәчетендә “Сәлам” рухи-сәламәтләндерү үзәге үзенең эшен тәмамлады. Биредә ике атна дәвамында 100дән артык бала ислам нигезләрен, гарәп графикасын, Коръән сүрәләрен өйрәнде. Шулай ук алар өчен балык тоту, сабын ясау, аш-су пешерү кебек дәресләр оештырылды.
Шунысы сөендерә, үзәккә сабыйлар да йөрде. Әниләре белән килгән сабыйлар догалар ятлады.
Соңгы көнне Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, үзәк җитәкчесе Әмир хәзрәт Исмәгыйлов белән бергә балаларга истәлек бүләкләрен өләште.