Айрат Билалов: Яровая законы аның турында язганча ук куркыныч түгел

26 июль 2016 ел 12:57
Айрат Билалов: Яровая законы аның турында язганча ук куркыныч түгел

Бүген Казанда Ирина Яровая һәм сенатор Виктор Озеров инициативасы белән кертелгән законга каршы митинг була. Әлеге закон зур бәхәсләр тудырды, бигрәк тә үзләрен либераль санаучы массакүләм мәгълүмат чараларында. Безнең республика мөселманнары да законга төзәтмәләр  дини оешмалар эшчәнлегенә кыенлык китермәсме дип борчылды.

Без бу хакта ТР МДН юристыннан сорадык.

- Закон антиэкстремист, антитеррор юнәлештә, килешәсезме?

- Һичшиксез! Ирина Яровая  һәм Озеров тәкъдим иткән закон үзгәрешләре экстремист эшчәнлек алып барырга мөмкин оешмаларның һәм дин артына качучыларның тормышын катлауландыра. Россия Президентының әлеге законга кул куювы үзе үк күп нәрсә хакында сөйли. Ил җитәкчеләренең радикализм, милли һәм дини түземсезлек, экстремизм  һәм терроризмга каршы чыгуга корылган сәясәтен, шәхсән мин үзем хуплыйм. Ә башкача ничек булырга мөмкин?! Үзегезне һәм якыннарыгызны теракт корбаннары урынына куеп карагыз. Террор ул – явызлык. Әлеге явызлык килеп чыкканчы ук алдан  чаралар күрү дөрес.

- Закон инде үз көченә кердеме?

- Закон проекты башта Россия Хөкүмәте тарафыннан хупланды, аннары аны Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы кабул итте. 2016 елның 7 июлендә Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. 20 июльдә төзәтмәләрнең күп өлеше үз көченә керде. Безнең дәүләт террорчылыкка каршы һәм, гомумән, халыкның куркынычсызлыгы өчен күп эшләр башкара. Тормыш бер урында тормый, һәр заманның яңа чакырулары, үзгәрешләре дәүләтнең яңа оператив адымнарын көтә. Мондый сорауларда артта калырга ярамый.

- Сез үзегез ул төзәтмәләрне укыдыгызмы?

- Әлбәттә. Әле фикер алышу барганда һәм кабул ителгәнче үк таныштым. Әлеге документны җентекләп өйрәндем, нәзарәт юристы буларак әйтәм, ул ТР МДН һәм Россиянең башка дини оешмалары эшчәнлегенә берничек тә йогынты ясамаячак. Традицион булмаган дини оешмаларның миссионерлык эше белән шөгыльләнүен чикләүгә юнәлдерелгән. Ул деструктив агымнар һәм секталарга каршы. Бу безгә кагылмый. Киресенчә, ул безнең халыкның традицион кыйммәтләрен сакларга ярдәм итәчәк.

- Ә нигә соң алайса закон бәхәсләр уятты?

- Беренче аңлашылмаучанлыклар документның кайбер нормаларын дини төркемнәр һәм җәмәгатьчелек тарафыннан төрлечә аңлату аркасында килеп чыкты. Миңа калса, бәхәскә катнашучыларның күбесе аны  игътибар белән укып та чыкмаган. Кайбер матбугат чаралары бу бәхәсләрне махсус кыздырды да төсле. Кыскасы, мин политолог түгел, ә закон текстлары белән эшлим. Шуны да әйтәсе килә, күпләрнең безнең традицион диннәр өчен борчылуы бик дөрес, башкача булырга да мөмкин түгелдер. Әмма законда ниндидер куркыныч күрмим, борчылырга кирәкмидер. Законда миссионерлык  “үзләренең  дини берлекләре  әгъзалары, дәвам итүчеләре булмаган затлар арасында, аларны ияртү максатыннан дини өйрәтүләр таратуга юнәлдерелгән дини берлек эшчәнлеге” буларак күзаллана. Бу исә мөселманнарның ифтар, никах, Коръән ашы, кебек мәҗлесләр  үткәрүенә кагылмый.

- Димәк, Татарстан мөселманнарына борчылырга кирәкми?

- Башка мөселманнарга да. Чөнки Яровая законы, аның турында язган кебек үк куркыныч түгел. Шулай да законны куллану өлкәсен исәптән алып ташларга кирәкми. Монда инде башка структуралар белән эшләячәкбез. Ниндидер аңлашылмаучанлыклар чыкса, оператив кушылып Татарстан мөселманнары ихтыяҗларын яклый алабыз. Хәзерге очракта бу кирәкмәс дип уйлыйм.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы