Мөфти китабы исламны өйрәнергә ярдәм итә

26 июль 2016 ел 13:47
Мөфти китабы исламны өйрәнергә ярдәм итә

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Ислам в 75 уроках» дип аталган китабы дөнья күрде. Мөфтинең әлеге китабы исламны яңа кабул иткән яки дин белән әле генә кызыксына башлаучылар өчен махсус бер белешмәлек буларак төзелгән.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры бу китапта исламны үз методикасында өйрәнергә тәкъдим итә. Китап буенча көнгә 30 минут шөгыльләнгәндә ике ай ярымда 75 дәресне үтәргә мөмкин.

Китап шәригать кануннары, Аллаһы Тәгалә тыйганнар, кушканнар, ислам этикасы, әхлагы белән таныштыра.

Китап киң катлам укучылар өчен аңлаешлы җиңел тел белән язылган. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы