Татарстан мөфтие дүртенче республикакүләм ифтарда катнашкан артисталар белән очрашты

26 июль 2016 ел 18:00
Татарстан мөфтие дүртенче республикакүләм ифтарда катнашкан артисталар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулли үзенең резиденциясендә “Казан-Арена” стадионында дүртенче мәртәбә зурлап үткәрелгән республикакүләм ифтарда катнашкан Филюс Каһиров һәм Ильяс Халиковны кабул итте.

Нәкъ менә алар 10 мең кешегә исәпләнгән әлеге хәйрия чарасында җыелган халыкны мөнәҗәтләр башкарып сөендергән иде. Бүген алар мөфти хәзрәтләре белән мөнәҗәтләрнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында сөйләште. 

- Әлеге жанр үсеш кичерә дип әйтсәм бер дә ялгыш булмас, чөнки мөнәҗәтчеләрге ихтыяҗ елдан-ел арта. Ифтарларда, никах мәҗлесләрендә, мәчет ачылышларында һәм башка шундый дини чараларда алар көтелгән кунак. Сез дә әлеге жанрга ешрак мөрәҗәгать итсәгез иде, чөнки дини җырларда безнең  ата-бабаларыбызның тирән фәлсәфәсе, дөньяга карашы  чагыла. Алар кешене яхшыллыкка гына өнди бит. – дип сөйләде Камиль хәзрәт. – Иске татар мөнәҗәтләренә яңа сулыш өрсәгез әйбәт булыр иде, ә без сезнең бу өлкәдәге һәр башлангычыгызга ярдәм күрсәтергә әзер.

Камил хәзрәт шулай ук мөнәҗәтләрнең дөнья буйлап шактый попуял  булуын билгеләде һәм берничә видеоклип күрсәтте. “Дубаида ел саен төрле илләрдән   мөнәҗәтчеләр җыела. Бу үзегезне күрсәтергә менә дигән мөмкинлек”, - дип әйтте мөфти.

Ильяс Халиков өчен әлеге жанрда эшләү яңалык булмаса, ә менә Филюс Каһиров өчен республика ифтарында дини җыр башкару чын-чынлап дебют булган икән. “Мин моңа хәтле бәет жанрында гына эшләгәнем булды, ә менә мөнәҗәт башкарганым юк иде әле. Камил хәзрәт бүген безгә өлкә турында бик кызыктырып сөйләде. Кем белә, бәлки киләчәктә тамашачы миннән яңа мөнәҗәтләр ишетер әле”, - дип сөйләде Филюс.

Очрашу барышында мөфтият кунаклары ифтарны оештырылуы хакында фикерләре белән һәм иҗади планнары белән бүлеште. Соңыннан мөфти Камил хәзрәт мөфтият кунакларына рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм үзенең «Ислам в 75 уроках» китабын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы