Чистайда ислам мәдәнияте үзәген оештырырга ниятлиләр. Ул элеккеге мәдрәсә бинасында урнашыр дип көтелә. Бу ниятне тормышка ашыру теләге белән мөселман яшьләре бинаны ремонтка әзерли башлаганнар. Үткән ялларда мәдрәсә бинасын һәм аның тирә-ягын чистартканнар.
Шулай ук биредә мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов җитәкчелегендә Чистай мөхтәсибәте аксакаллары җыелышы үткәрелде. Җыелышта ислам мәдәнияте үзәге, танылган имам Чистави музеен булдыру һәм мәдрәсә бинасына мөхтәсибәт бүлекләрен күчерү хакында фикерләштеләр.
Моннан тыш дин әһелләре шәһәрнең белем бирү оешмаларында хәләл ризык белән туклануны оештыру хакында сөйләштеләр.