Буа мәдрәсәсе –Татарстан Республикасындагы тарихи мөселман уку йортларының берсе. 1805 елда ачылган уку йортында күп кенә дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм мәдәният хезмәткәрләре белем алган. Зариф Бәшири, Шакир Мөхәммәдов, Һади Атласи, Камәретдин Салихов, Гомәр Тулымбай, Баки Халидов, Габдрахман Таһирҗанов, Ибраһим һәм Касыйм Биккуловлар, Фатыйх Мортазин, Гарифҗан Вәлидов шулар рәтендә. Буа мәдрәсәсе – 1919 елга кадәр эшләгән уку йортларынң берсе.
1997 елда Буа мәдрәсәсенең ишекләре янә ачыла. Бүген уку йорты гасырлар дәвамында формалашкан традицияләр һәм заман тәҗрибәсе белән үзенең эшчәнлеген дәвам итә.
Көндезге бүлек. Беренче смена
Яңа уку елына 9-11 сыйныфны тәмамлаган укучылар белем алырга чакыра.
Көндезге бүлек. Икенче смена
7 сыйныфтан – әзерлек дәресләре, 9 сыйныфтан – һөнәри белем бирелә.
Уку вакыты – 3 ел.
Мәдрәсәдә түбәндәге юнәлешләр буенча өстәмә белем алып була:
- “А, В,С” котегорияләренә машина йөртүчеләр;
- мәдрәсәдә укуны мәктәптә, Буа ветеринария техникумында, Медицина училищасында уку белән параллель алып барырга мөмкин.
Мәдрәсә шәкертләре гыйлемнәрен Татарстанның башка югары уку йортларында дәвам итә ала.
Студентлар өчен түбәндәге шартлар каралган:
Уңайлы тулай торак;
4 тапкыр ашату;
кирәкле уку әсбаплары;
аз керемле гаиләләргә ярдәм;
Казанга, Болгарга экскурсияләр;
медицина ярдәме күрсәтү бүлмәсе.
Мәдрәсәдә югары квалификациягә ия булган республикабызның югары дини һәм дөньяви уку йортларында гыйлем алган белгечләр эшли.
Кичке бүлек
Укулар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә алып барыла. Теләгән һәркем кабул ителә. Укулар сәгать 13.00дә башалана. Уку вакыты- 4 ел.
Читтән торып уку бүлеге
Укулар көз, кыш, яз айларында каникул вакытында үткәрелә. Теләгән һәркем кабул ителә. Яшәү һәм ашау шартлары каралган. Уку вакыты- 4 ел.
Буа мәдрәсәсен тәмамлаучылар түбәндәге белгечлекләргә ия була:
Имам-хатыйб, Ислам нигезе укытучысы – ир-атлар өчен;
Ислам нигезе укытучысы- хатын-кызлар өчен;
Гаризалар кабул итү:
Көндезге бүлеккә – 1 июньнән 31 августка кадәр.
Укырга кергәндә түбәндәге доркументларның булуы шарт:
Мәдрәсә директоры исеменә гариза;
Белем алу турында документ (аттестат һәм диплом);
Туу турында таныклык яки паспортның копиясе;
ИНН
Иминиятләштерү таныклыгы
№ 086 «У» мед.справкасының тулы формасы;
3х4 размерындагы 4 фотография;
Укыган җирдән характеристика;
Мәчет имам-хатыйбыннан юллама.
Татарстан Республикасы, Буа шәһәре, К.Либкнехт урамы, 79 йорт.
Тел.:8 (84374)3-70-71, 89276735357, е-mail: rashidbua@mail.ru