“Казан басмасы”ның яңа нөсхәсен бастыра башлау уңаеннан матбугат очрашуы үткәрелә

27 июль 2016 ел 16:49
“Казан басмасы”ның яңа нөсхәсен бастыра башлау уңаеннан матбугат очрашуы үткәрелә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте

Пресс-релиз

“Казан басмасы”ның яңа нөсхәсен бастыра башлау уңаеннан

матбугат очрашуы

Үткәрү вакыты:

29 июль, сәгать 10.00дә башлана.

Үткәрү урыны:

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы (Казан, Декабристлар ур., 2)

Матбугат очрашуында катнаша:

Камил хәзрәт Сәмигуллин,  ТР МДН рәисе, мөфти;

Әскаров Әнәс Тәлгать улы, «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры.

29 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан дөньяви стандартларга туры китереп әзерләнгән, редакцияләнгән “Казан басмасы”ның яңа нөсхәсе «Идел-Пресс» нәшриятында нәшер ителә башлый.

Ел ярым дәвамында Камил хәзрәт җитәкчелегендә нәзарәтнең махсус оештырылган Коръәнне өйрәнү бүлеге белгечләре “Казан басмасы”ның яңа нөсхәсен эшләде. Бу басма Коръәнне төгәл укырга ярдәм итүче хәрәкәләрне дөресләү, шулай ук дөньяви стандартларга туры китереп, махсус бүлекләргә бүлү ниятеннән әзерләнде. Аятьләр 1803 елгы басмадагы кебек биттән-биткә күчкәндә өзелмәячәк, моннан тыш яңа басма хәрефләр саны буенча да, тиешле булганча, Госманлы күчермәсенә туры килә. Укырга уңайлы булсын өчен хәрефләр ачыграк күренәчәк.

Шулай итеп, ТР МДН татарлар өчен укырга һәм ятларга уңайлырак басманы әзерләде.  

Билгеле булганча, Россиядә дөнья күргән беренче басмага Коръән шрифтларын безнең ата-бабалар эшләгән. 1787 елда Екатерина II Санкт-Петербургтагы Шнор типографиясендә Коръән бастырырга рөхсәт итә. Типография өчен мулла Госман Исмаил махсус шрифтлар ясый. Беренче тираж бары тик 20 нөсхәдә нәшер ителә. Архив чыганаклардан билгеле булганча, 1789 -1798 елларда изге китап тагын биш тапкыр кабатлап бастырыла. Ул чорда Петербургта дөнья күргән басмалардан хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән бары тик берничә нөсхә генә билгеле.

Россиядә беренче тапкыр һәм безнең ата-бабалар ясаган шрифт белән басылган Коръән “Казан басмасы” исеме белән бөтен дөньяга тарала. Ул Азия, Төркия, Якын Көнчыгыш һәм башка чит ил дин белгечләре тарафыннан югары бәяләнә. Гарәпләр Коръән тарихын шигъри юлларга салганнар. Ул ирекле тәрҗемә ясаганда болайрак әйтелә: "Коръән иңгән - Хиҗазда, матур иттереп язылган - Истанбулда, гүзәл иттереп укылган - Каһирәдә, беренче мәртәбә басылган - Казанда". Дөнья күләмендә Ислам дине таралышында зур роль уйнаган Хиҗаз, Истанбул, Каһирә җирләре рәтендә Казанның телгә алынуы ата-бабаларыбызның мөселманнар дөньясында мәртәбәсен ачык күрсәтә.

Бүгенге көндә татар халкының Коръән басу традициясе дәвам иттерелә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Изге Китапны басуга һәм таратуга күп тырышлык куя. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы