Барлык укучыларга бер китап

27 июль 2016 ел 17:37
Барлык укучыларга бер китап

Татарстанда мәчетләр каршында оештырылган курсларда бер әсбап буенча укытачаклар.

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә "Мәчетләр каршындагы курсларда  дини тәрбия бирү буенча программа" өчен бердәм уку әсбабын булдыруга кагылышлы җыелыш үткәрелде.  Җыелышта махсус комиссия әгъзалары – мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин, уку-укыту һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе Ришат хәзрәт Курамшин катнашты.

Белгәнебезчә, көз көне республиканың барлык мәчетләрендә курслар башлана. Ел саен аларда 20 меңләп кеше башлангыч ислам гыйлемен ала, аларга 1500ләп мөгаллим белем бирә.

Дини тәрбия бирүне камилләштерү максатыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан "Мәчетләр каршындагы курсларда дини тәрбия бирү программасы" расланды. Хәзерге вакытта курслар өчен бердәм уку әсбабын әзерләү эшләре алып барыла.

Бүген җыелышта катнашучылар фикеренчә, әлеге әсбапка гакыйдә, фикъһ, ислам тарихы, әхлак кебек дисциплиналар кертеләчәк. Ә тәҗвид, Коръәнне дөрес уку буенча аерым китап бастыру көтелә. Шунысын да әйтергә кирәк, уку әсбаблары өлкәннәргә дә, балаларга да чыгарылачак.

“Уку әсбабы татар телендә һәм милли-дини үзенчәлекләрне истә тотып әзерләнергә тиеш. Ислам тарихын да хронологик тәртиптә язарга кирәк. Сәхабәләр килүен, Идел Болгарында ислам кабул итүне дә күрсәтү   мөһим», - диде мөфти.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100