Бүген танылган дин әһеле, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевка багышланган “Бәхет тәме” китабы дөнья күрде. Аны хәзрәтнең кызы Айсылу Хәсәнова төзегән.
“Бәхет ул – башкаларга игелек эшләүдән тәм табу” шигаре астында дөнья күргән әлеге китап Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка мәртәбәле кешеләренең хәзрәтнең күркәм юбилее уңаеннан язылган котлаулары белән башланып китә.
“Балтач районы мөхтәсибәтен егерме елдан артык җитәкләп, халкыбызның иманын яңартуга, узган гасырлар дәвамында күренекле имам-хатыйбларыбыз нигез салган тарихи традицияләрне саклауга һәм үстерүгә керткән өлешегез тирән ихтирамга лаек. Сезнең җитәкчелектә Балтач районында – дистәдән артык милләтләр яшәгән җирлектә динебез, милләтебез абруена торырлык игелекле эшләр эшләнә, яшь буынга ислам кануннары буенча әхлакый тәрбия бирелә, мәчет-мәхәлләләр яңара. Сез динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне кайгыртып, район башлыгы, башка дәүләт, иҗтимагый һәм дини оешмалар җитәкчеләре белән уртак тел табып, эшлекле хезмәттәшлек алып барасыз”, - диелә котлауларның берсендә.
Күбебез Җәлил хәзрәтне оста вәгазьче һәм киң катлам укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән дистәләгән китап авторы буларак белә. Әлеге китапның үзенчәлеге дә Җәлил хәзрәтнең вәгазьче талантын эшкә җигеп, тормыш юлын укучыларга үзе үк бәян итүендә. Күп вакытта алар хәзрәтнең туганнарының, дусларының, хезмәттәшләренең истәлек-хатирәләре белән үреп бирелә. Биредә китап героеның гаилә архивында сакланган һәм хәзрәтнең тормышындагы аеруча әһәмиятле вакыйгаларны чагылдырган күпсанлы фотолары да урын алган.
Китапта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да сүзләре урын алган. Мөфти Җәлил хәзрәтнең пәйгамбәрләрдән безгә мирас булып калган дәгъват эшен дәвам итүен, халыкны армый-талмый хакыйкатькә, игелеккә, яктылыкка, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә чакыруын искәртә. “Җәлил хәзрәт динебез нигезләрен, аның кыйммәтләрен, хәләл белән хәрәмне аңлатканда Коръән аятьләреннән һәм хәдисләрдән тыш төрле риваятьләр, тормыштан күп кенә гади мисаллар китерә, шуңа күрә аның вәгазьләрен, нәсыйхәтләрен халык бик ярата, ул аларның күңелләренә бик хуш килә. Шуны истә тотып, без аның “Йөз дә бер вәгазь” китабын инде ничәнче кат кабат бастырабыз”, - дип язган Камил хәзрәт.
“Бәхет тәме” китабы 1100 данә белән дөнья күрде.