Татарстан мөфтие Чаллыда вакыф комплексы төзелеше хакында сөйләште

28 июль 2016 ел 12:35
Татарстан мөфтие Чаллыда вакыф комплексы төзелеше хакында сөйләште

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яр Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәр кыла. Биредә ул Чаллы шәһәре мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, “Вакыф фонды” генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин һәм хакимият вәкилләре катнашты.

Очрашуда сүз, нигездә, Чаллы шәһәрендә төзелеп килүче Җәмигъ мәчете хакында барды. Аны тулы бер комплекс итеп төзү күз алдында тотыла.

Камил хәзрәт сүзләренчә, мондый проект Анкарада бар, әмма Россиядә әле аны чынга ашыручылар юк. “Хәзер вакыфка караган проектлар Ингушетия, Чечня, Башкириядә җанланып китте. Аларның күбесе мәчетләр, сәүдә үзәкләре һәм кунакханә төзелешенә карый”, - дип сөйләде мөфти.

“Әлеге проектны чынга ашыру аеруча рухи әһәмияткә ия һәм без ярдәм итәргә әзер, - дип билгеләде Наил Мәһдиев. – Бу юнәлештә дә инде шактый эшләнде. Мөсәлән, шәһәр үзәгендә төзелеш өчен 5 гектар мәйдан бүлеп бирелде. Киләчәктә потенциаль инвесторлар белән сөйләшүләр алып барырга да без әзер”.

Сөйләшүдә бу эшкә бүгенге көндә инвесторлар җәлеп итү мөһимлеге ассызыкланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы