Бүген Зәйдә яңа имам-мөхтәсиб сайланды

28 июль 2016 ел 18:01
Бүген Зәйдә яңа имам-мөхтәсиб сайланды

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Зәй мөхтәсибәтендә булып, җирлектәге имамнар белән очрашты. Биредә район башлыгы Кәримов Разиф гали улы, авыл муллалары катнашында имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы булды.

Белгәнебезчә, 1992 елдан башлап үзәк мәчеттә имам, 2002 елдан район мөхтәсибе булып Сәгыйть хәзрәт Камалов эшләде. Бүгенге көндә Зәй мөхтәсибәтендә 28 мәчет эшли. Тагын бер мәчет төзелеп килә. Шулай ук район үзәгендә мәдрәсә корырга ниятлиләр.

Татарстанның Зәй төбәге күренекле татар мәгърифәтчесе, мөселман дин эшлеклесе Таҗетдин Ялчыгол (1763-1838) белән данлыклы. Районда татар халкының олуг дин белгеченә  багышланган конференцияләр  үткәрү традициягә әверелде.

Җыелышта Татарстан мөфтие моңарчы районда имам булып эшләгән Фатыйх хәзрәтне мөхтәсиб итеп тәкъдим итте. Имамнар бертавыштан яңа мөхтәсибләрен сайладылар. Мөфти Камил хәзрәт җыелыш барышында башка тәкъдимнәрен дә җиткерде. “Сәгыйть хәзрәт бик хикмәтле, тәҗрибәле дин әһеле. Күп еллар динебез өчен тырышкан хәзрәт. Алга таба ул җирлектәге Аксакаллар шурасын җитәкләр дип уйлыйм. Моннан тыш, аны почетный дәрәҗәле мөхтәсиб итеп сайларга тәкъдим итәм”, - диде һәм рәхмәт әйтеп, алга таба да  бергә эшләргә язсын, дип теләде.

Сәгыйть хәзрәт үзенең дини эшчәнлеге турында да сөйләде. “Мөхтәсиб булгач та шуны аңладым, миңа кадәрге  дин әһелләренең эшен өйрәнү, аларны дәвам итү  һәм саклау кирәк. Иң үтемле тәрбия бала чактан бирелә, шуңа күрә дә лагерьлар оештыруга да зур игътибар бирдем”. – диде ул.

Яңа сайланган имам-мөхтәсиб Чаллы туып-үскән Нуруллин Фатыйх Фәрит улы. Ул югары дини белемле, шулай ук Чаллы педагогик университетын да тәмамлаган. 2009 елдан башлап Зәйнең Заготзерно бистәсе һәм Җәмигъ мәчете имамы булып эшләгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы