Бердәмлектә көч - җомга вәгазе

29 июль 2016 ел 11:32
Бердәмлектә көч - җомга вәгазе

 Исламда авыр вакытларда бер-береңә ярдәмләшеп яшәүнең әһәмияте нәрсәдә? Ислам дине үзара мөнәсәбәтләрне ничек билгели? Шушы һәм башка сорауларга җавапны “Шура” альманахының 29 июль санына каралаган җомга вәгазендә табарга була.

Вәгазь мөселманнарның үзара сәламләшү әдәпләрен һәм мөһимлеген барлаудан башлана. Сәлам бирү ул – сөннәт, ә сәламга җавап бирү – фарыз. Пәйгамбәребез  сәламләүнең иң күркәм рәвеше итеп бер-береңә тынычлык, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен һәм бәрәкәтен теләүне күрсәтә һәм бу сәлам таныш кешеләргә генә кагылмый. Мөселман кешесе таныш булмаган, беренче тапкыр очраткан дин кардәшен дә күркәм рәвештә сәламләргә тиешле. Сәһл ибн Һөнәйф (Аллаһ аннан разый булсын) җиткергән хәдистә болай диелә: «Аллаһ Илчесе әйтте: «Әссәламегаләйкүм» диючегә ун савап язылыр. «Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһ» диючегә егерме савап язылыр. «Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ» диючегә утыз савап язылыр».

Бу уңайдан Пәйгамбәребез сәхабәләре үрнәге мисал буларак китерелә. Алар бер-берсен сәламләүгә бик зур игътибар биргән. Хәтта сәфәрдә чакта бер агачның ике ягыннан узсалар, бер-берсен янә күргәч, сәлам биргәннәр. Һәм бу сәламләү сүз өчен генә түгел, иң ихлас рәвештә булган. Елмаеп, дин кардәшеңнең күзенә туры карап һәм аңа чын күңелдән Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен теләп. Хәдистә әйтелә: «Дин кардәшләре арасында бер-берсен яратуга өч нәрсә сәбәп була: очрашканда сәлам бирешү; җәмәгать арасында утырган чакта, үз урыныңнан бераз күчеп, кардәшеңә урын бирү; иң күркәм исем белән мөрәҗәгать итү». Мөселманнарның бер-берсе белән элемтәсе шул сәламләүдән башлана.  

Вәгазьдә шулай ук кешеләргә яхшылык теләү мөселманның бөтен тормышын, яшәү рәвешен билгеләргә тиешлеге турында да әйтелә. “Ата-ананың – баласы, баланың – ата-анасы өчен кылган догасы, һичшиксез, кабул була. Мөселман кешесенең кардәше өчен догага күтәргән кулларын да Аллаһы Тәгалә буш кайтармас. Бу – исламда мөнәсәбәтләрнең нигезе. Иң элек үзеңне түгел, кардәшеңне кайгырту”, - диелә вәгазьдә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд үрнәген искә төшерик. Аның турында гел яман сүз сөйләп, каһәрләп яшәүче бер сукыр яһүд карты була. Аллаһ Илчесе аны какмый да, сукмый да. Яманлыкка яманлык белән җавап бирүгә дә бармый. Киресенчә, яшерен рәвештә шул картны ашата. Көн дә ризык алып бара, үз куллары белән ашата. Яһүд аңа игелек күрсәтүченең кем икәнлеген белми, Пәйгамбәребез авызына ризык каптырган чакта, аны яман сүзләр белән каһәрли. Мөхәммәд шуннан соң да мескенне ашатудан туктамый.

Без бүген якын тирәдәгеләребезгә шундый мөнәсәбәт күрсәтә алабызмы? Яманлык кылучыга түгел, яхшылык белән килүчене дә читкә этәрмибезме? Чынлыкта, безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бихисап. Ярдәм дә бит төрле булырга мөмкин. Бер сәхабәдән риваят кылына: «Аллаһ Илчесе әйтте: «Кардәшеңә елмаю – сәдака. Башкаларга зыян китерерлек әйберне юлдан алып кую – сәдака. Адашкан кешегә юл күрсәтү – сәдака».

Сәдака бит ул акча гына түгел. Сукыр кеше юл аркылы чыкканда, картаеп көчсезләнгән әби автобуска менгәндә, баласын арбада этеп баручы ана ишек ачып кибеткә кергәндә, бер кардәшең Аллаһы Тәгаләнең хикмәте һәм рәхмәте белән килеп чыккан авырлыклардан кая барырга белми саташып йөргәндә сәдакага, ярдәмгә, җылы сүзгә бик мохтаҗ. Дин кардәшләреңә ярдәм итүдән баш тартмаска кирәк. Чынлыкта бит Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәсенә синең аша ярдәм итә. Ягъни мохтаҗга булышучы – Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәүче.

Ислам бары өммәт бердәм һәм көчле булганда гына үсә ала. Шәригать шуңа да мөнәсәбәтләрне төгәл билгели. «Зәкәт», «вакыф» кебек төшенчәләр юкка гына чыкмаган. Аллаһы Тәгалә берәүләрне байлык белән сыный, икенчеләрне – ярлылык белән. Шуңа шөкер итәбез икән, галәмнәрнең Раббысы каршында тәкъва бәндәләрдән саналырбыз. Ихтыяри һәм фитыр, зәкәт кебек түләнергә тиешле сәдакалар да – хаклыкта, байлык белән сыналучыларның мохтаҗлык белән сыналучыларга ярдәм итүе. Аллаһы Тәгалә биргәннән өлеш чыгарабызмы? Кардәшебезгә булышабызмы? Өммәтебезне тагын да көчлерәк итәбезме? Мохтаҗлык кичергән чакта, байлардан көнләшеп, тәкъдирдән риза булмыйча йөрибезме?

Бүген бөтен дөнья «кризис» дип шаулый. Рибага баткан җәмгыять бүген зар елый. Мөселманнарда кризис юк. Чөнки хак мөселман булганына шөкер итеп яши. Булмаган чакта да зар елап йөрми, урамнарга чыгып тәртипсезлекләр оештырмый, акчалары «янган» чакта башын ташка бәрми, урлашуга, башка хәрәм юлга бармый. Бәлки төннәрен, башка кешеләр күрмәгән чакта, кулларын күтәреп: «Йә Раббым! Ризыгымны арттыр», – дип Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә.

Мөселман җәмгыяте шуның белән яши. Бер-берсенә ярдәм итеп, шөкер кылып. Аллаһы Тәгалә барчабызга да рәхмәтле коллардан булырга насыйп итсен. Раббыбыз сугыш, ачлык афәтләреннән коткарсын. Һәм мөселман өммәтен бердәмлектән аермасын. Хактыр ки, бердәм килеш авырлыкларны җиңеп була. Рәхмәтле вә Рәхимле Аллаһы Тәгалә дин кардәшләребезне сакласын.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы