Фатыйх хәзрәт: Мин читтән килгән кеше түгел

29 июль 2016 ел 15:00
Фатыйх хәзрәт: Мин читтән килгән кеше түгел

Зәйдә 24 ел имам, шуның 14елын мөхтәсиб булып динебезгә хезмәт куйган  Сәгыйть хәзрәт Камалов үзенең эшен Нуруллин Фатыйх Фәрит улына тапшырды.  Үз куллары белән мөхтәсибнең чалма-чапанын кидерде һәм имам таягын бирде.  Шулай итеп Сәгыйть хәзрәт яшь имамга хәер-фатыйхасын җиткерде. 

Фатыйх хәзрәт 1987 елда Чаллыда туып- үскән егет. Дини гыйлемне Уфаның Россия ислам институты филиалында алган, моннан тыш әле берничә ай элек кенә Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап диплом алган.  29 яшьлек хәзрәтнең 7 еллап имамлык итү тәҗрибәсе бар. Яшь дин әһеле мөхтәсибәттә нинди ниятләрен тормышка ашырырга тели соң? Мөхтәсиб булуны ничек күзаллый? Әлеге һәм башка сорауларга ул 28 июльдә Зәйдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында үткәрелгән мөхтәсиб сайлау җыелышыннан соң җавап бирде.  

- Сүзебезне өлкәннәрдән башлыйк әле. Быел мөхтәрәм дин әһеле Сәгыйть хәзрәткә 80 яшь тулды. Сез хәзрәт хакында ни әйтер идегез?

- Шул яшькә кадәр җитеп, динебезгә хезмәт куеп йөрүче  мөхтәсибләр бездә, Татарстанда санаулы гына. Сәгыйть хәзрәт бик сабыр кеше. Ул һәрвакытта да кече күңелле булды.  Урамнан гади генә бер кеше килеп кергәндә дә үзен җитәкче итеп күрсәтмәде. Шушы ягы белән гаҗәпләндерде. Һәм сабырлыгы, түземлеге белән. Беркайчан да аның тавыш күтәргәнен күрмәдем.  Ачуы килгәндә дә тыныч кына җавап бирә иде. Әмма үз сүзен, фикерен җиткерә белде. Беркайчан да туры бәреп әйтеп, кеше күңелен төшермәде. Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт фатыйхасы белән Чаллыдан бирегә җибәрелгәч, беренче көннән үк иптәше Вәсимә апа белән: “Менә монда эшләргә киләсең инде”, -дип, каршы алды, чәй эчерде. Аллаһының рәхмәте яусын, ул үз янәшәсенә алып мине тәрбияләде, күп әйберләргә өйрәтте. Билгеле, бөтен әйберне ачып бетереп булмый бит инде.  Һәр нәрсәнең үз вакыты, сәгате дип юкка гына әйтмиләр.  Эшләгәндә төрле вакытлар була. Ул үзе дә шулай дип әйтә килде.  Аңа карата  хөрмәтем зур. Мин аңар бик нык рәхмәтлемен.

- Район имамнары җитәкчесе булу куркытмыймы?

- Җитәкчелеккә сорап бармыйлар дигән сүз бар. Бу сүзләрне еллар узгач кына аңлыйсың. Кем сорап килә, анда мәкерлек була торгандыр. Миңа,  Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, бу зур вазыйфаны йөкләделәр. Бәкернең (Аллаһ аннан разый булсын) шундый сүзләре дә бар: “Әгәр дә дөрес юлдан барсак, сез минем белән бергә булыгыз. Әгәр дә адашсак, сез мине, Аллаһы теләсә, төзәтеп куярсыз”. Бергә- бергә эшләргә насыйп булсын, ялгыша башласам имамнар төзәтерләр. Бу эш бер кеше генә күтәрә торган түгел. Шуңа күрә барлык имамнар белән фикердәшләр булып, аерылмыйча, таркалмыйча эшләргә насыйп булсын иде.

- Нинди ниятләр белән килдегез?

- Алдыбызда күренекле дин әһеле  Таҗетдин  Ялчыголга багышланган  конференцияне үткәрү тора. Мөхтәсиблек эшенә шуның белән башлап китәргә туры килә. Без рамазан аенда балалар бәйрәмен үткәрдек. Ике атналык җәйләүләр оештырдык. Хәзер безгә 60тан артык бала укырга йөри. Шушындый эшләрне алга таба да дәвам итәргә кирәк. Мин бит инде читтән килгән кеше түгел, җиде еллап монда эшләгәч, проблемалар белән эчтән таныш. Әйтик, Җәмигъ мәчетен күтәрергә кирәк. Иске Зәйдә мәчет төзелеше бара. Яшьләр белән эшләүне, хатын-кызлар җәмгыятен булдыру мөһим.  Чөнки күп мәсьәләләр алар аша хәл ителә. Әлбәттә, авыл имамнары белән эшләп, аларның ниндидер мохтаҗлыкларын бетерү өстендә чаралар күрергә туры киләчәк.  Мәхәлләләргә мәчет төзү, имамнар әзерләү мәсьәләләрен хәл итү сорала.

- Имамнарга халык белән эшләү өчен нинди сыйфатларга ия булу мөһим дип уйлыйсыз?

- Хикмәт иясе булу кирәк, сабырлык... Бүген бит инде бөтен нәрсәне кычкырып сөйләп йөреп булмый, шуңа күрә сабырлык, үпкәләү сыйфатын томалау, бастыру мөһим. Үпкәләргә һич кенә дә ярамый.  Шулай ук  юмор белән җавап кайтарырга өйрәнергә кирәктер. Бүредән курыккан кеше урманга керми диләр. Ә үпкәчел кеше шушы вазыйфага алынмый торгандыр. Шуны да өстәргә кирәктер, үз сүзеңдә тору, биргән вәгъдәңне үтәү - әманәт. Татарлар бераз таралган кебек. Бәлки мин ялгышамдыр да болай әйтеп. Шулай да бердәмлекне күтәрергә кирәк. Калганын Аллаһы Тәгалә үзе күрсәтер.

- Инде әңгәмәбезне йомгаклап, бер сорауны бирми калып булмас. Ни өчен имамлык юлын сайладыгыз? Дөньяви белемегез буенча укытучы булып китмәдегез?

- Әйе, баштарак мәчеттә эшләү белән бергә беррәттән мәктәптә укытырга ниятләр бар иде. Имамлыктан керем аз бит инде, ә гаиләне туендырырга кирәк. Хәзер исә башкачарак уйлыйм.  Туган тел һәм әдәбиятны сайлавымның үз сәбәпләре бар. Беренчедән, ислам дине гасырлар дәвамында туган телебез аша җиткерелгән.  Икенчедән, тел өйрәнү ул, сүз байлыгын арттырып, вәгазьләрне камилләштерү дигәнне дә аңлата. Бу телебезне саклау һәм милләтебезгә хезмәт итү дә булып тора. Минемчә, имамга туры килә торган моннан да яхшырак профессия юктыр.

ТР МДН матбугат хезмәте, Айзирәк Гәрәева

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы