Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Әгерҗе районына эшлекле сәфәр кыла. Хәзрәт үзәк мәчеттә җомга намазын үткәрде һәм мөселманнар арасында бердәмлекнең мөһимлеге турында вәгазь сөйләде.
Җомга намазыннан соң Рөстәм хәзрәт мәчеткә йөрүчеләр белән аралашты, имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Гатин белән җирлектәге мәхәлләләр эшчәнлеге турында сөйләште. Очрашуда үзәк мәчете имам-хатыйбы итеп Әбделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин тәкъдим ителде. Җирлектә яшәүчеләр яңа имамны бер тавыштан хупладылар.