Бүген Казанда Габдрахман Утыз Имәни исемендәге мәчет төзүгә багышланган эшлекле сөйләшү үткәрелә.
Әлеге очрашуда “Вакф фонды, “Зәкят” хәйрия оешмасы, шулай ук эшкуарлар катнаша.
Мәчет Идел буе районында Имәнле һәм Зорге урамнары киселешендә төзергә җыеналар. Мәчет өчен җир нәзарәткә бирелгән. Төзелеш бер ел барыр дип көтелә.
Мәчет төзү турындагы карар Казан шәһәренең ун бизнесмының мөфтигә мөрәҗәгатеннән соң кабул ителде.