Бүген Татарстан мөфтиенең Дагыстанга эшлекле сәфәре башланды. Дүшәмбе көнне ул Дагыстан башкаласы Махачкала шәһәрендә яңа мәчетләр ачылышында катнашачак.
Мәгълүм булганча, Дагыстанда ишан Зәйнулла Рәсүлев һәм Баязит шәех Хәйруллин исемнәре белән аталган мәчетләр һәм истәлек билгесе ачыла.
Сишәмбе көнне мөфти “Россия мөселманнарының традицион рухи мирасын торгызу: чакырулар, проблемалар һәм алгарышлар” дип аталган конференциядә булачак.
Әлеге чараларда шулай ук мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, ТР МДН Голәмәләр шурасы әгъзасы Сәет хәзрәт Шәһабиев катнаша.