“Хозур” нәшрият йорты “Азан” радиосы белән берлектә Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасын төгәлләде. Язма өчен Изге Китапны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Бу бик тә үзенчәлекле проект, чөнки ул бүгенге көндә Коръән тулысынча яздырылган һәм Россиянең хафиз-мөфтие укыган бердәнбер аудиокоръән булып тора.
“Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин сүзләренә караганда, аудионы яздыру Бөтендөнья коръән-хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле шәех Хәсән Хәдия күзәтчелегендә алып барылган. “Без әлеге эшнең мөһимлеген бик яхшы аңлыйбыз. Һәр язма җентекләп кабат-кабат тикшерелде. Аудиоязма һәр мөселманга файда китерер, мөгаллимнәргә эшләрендә ярдәмлек булыр, күңелләребезгә Коръән сүзләрен җиткерер”, - диде Ришат Хәмидуллин.
Аудио 2 дискта чыккан. http://huzurshop.ru/ интернет кибетеннән яки Казанның Париж Коммунасы урамында, 19 нчы йортта урнашкан кибеттән алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон : +7 (843) 2585201.