Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 22нче көнендә (23нче декабрьдә), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә ТР Иҗтимагый палатасының Россия традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе башлангычы белән “Татарстанның дини һәм иҗтимагый оешмалары: рухи кыйммәтләрне һәм гаилә традицияләрен саклауда социаль технологияләр” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Әлеге җыелыш хәзерге җәмгыятьтә дини һәм иҗтимагый оешмаларның үзара хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булды, аның барышында рухи нигезләрне һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауның әһәмияте ассызыкланды.
Түгәрәк өстәлдә түбәндәге мөһим мәсьәләләр тикшерелде: дини оешмаларның рухи кыйммәтләрне үстерүдә һәм аларны таратуда нинди роль уйнавы; дәүләтнең иҗтимагый һәм рухи өлкәләрдә иҗтимагый оешмалар белән ничек хезмәттәшлек итүе; социомәдәни үзгәрешләр шартларында гаилә һәм дини кыйммәтләрнең ни өчен әһәмияте булуы; фәнни бергәлекнең рухи мирасны саклау өчен иҗтимагый һәм дини оешмалар белән ничек хезмәттәшлек итә алуы һ.б..
Чарага иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, галимнәр һәм башкалар җыелды. Төп кунак булып Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Евгеньевич Нилов килде. Үз чыгышында ул дини оешмалар белән хезмәттәшлекне дәвам итүнең өстенлекле юнәлеш булып торуын, һәм Татарстан Республикасында төрле диннәр һәм конфессияләр арасында балансның уңышлы саклануын, моның дустанә яшәү үрнәге булып торуын ассызыклады.
– Татарстан дәүләт һәм дин арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек үрнәге булып хезмәт итә, шулай ук төрле конфессияләр арасында тынычлык һәм үзара аңлашып яшәү үрнәге булып тора. Мин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштым һәм Мөфти Камил хәзрәт белән аралаштым, – дип билгеләп үтте Ярослав Евгеньевич.
Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, дин эшлеклеләрнең рухи кыйммәтләрне һәм гаиләдәге гореф-гадәтләрне саклаудагы урынын билгеләп, чыгыш ясады.
– Рухият һәм гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә кала. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бөтен эшчәнлеге җәмгыятьтә рухи якны һәм әхлакны үстерүгә юнәлдерелгән. Бу мәчетләрдә вәгазьләр генә түгел, китап бастыру, үзебезнең массакүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр һәм балалар белән эшләү, хәйриячелек, дини мәгърифәтчелек һәм башкалар... Болар барысы да чын Ислам кыйммәтләрен кешеләр арасында тарату хакына эшләнә, – дип билгеләп үтте Илфар хәзрәт. Илфар хәзрәт сүзләренчә, дини оешмаларның вәгазьләрне хикмәт һәм йомшаклык, төрле мәдәниятләргә хөрмәт белән һәм кешеләрнең хокукларын кысмыйча алып баруы мөһим.
Үзләренең рухи кыйммәтләрне һәм гаиләдәге гореф-гадәтләрне саклау буенча фикерләре белән шулай ук изге Тихон приходы настоятеле, протоирей Владимир Самойленко, Казан-Нократ епархиясе эшләре белән идарә итүче һәм Казан шәһәренең кафедраль соборы настоятеле, Иске йолачылар тарихы музее директоры Роман Донцов тәкъдим итте. Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу мәчеттә гаилә институтын саклап калуга юнәлдерелгән күп кырлы эшчәнлек алып барылуын ассызыклап үтте. Биредә гаиләләр өчен популяр дәресләр, шулай ук күпләрне җәлеп итә торган танышу кичәләре үткәрелә.
Социаль хезмәт турында “Ярдам-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды җитәкчесенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ренат Музаферов сөйләде.