Сабада үткәрелүче мөселман сабан туена рәхим итегез!

05 август 2016 ел 15:54
Сабада үткәрелүче мөселман сабан туена рәхим итегез!

7 августта Саба районы Урман хуҗалыгы  (Лесхоз) бистәсендә  күңелле вакыйга көтелә – мөселман сабан туе уздырыла.

Программада: милли уеннар, татарча көрәш, балалар өчен дини конкурслар, викториналар, бергәләп өйлә намазын уку каралган. 

“Бәйрәмгә шәригатьчә киенеп килү сорала. Хатын-кызларга яулык, озын күлмәк, ир-атларга түбәтәй. Әлеге чара күрешү, хәл-әхвәл белешү, фикерләшү, ял итү өчен оештырыла.  Хәләл сәүдә белән катнашырга теләүчеләр өчен телефон: 8-9179161291. Мөхтәрәм дин кардәшләребезне бәйрәмдә көтеп калабыз”, - дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.

Чара сәгать 10.00 дә башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы