Актаныш районының Уръяды авылында яңа мәчет ачылды

03 август 2016 ел 15:23
Актаныш районының Уръяды авылында яңа мәчет ачылды

Мәчетләребезнең төп әһәмияте —аларда Аллаһы Тәгаләнең исеме күп зекер ителү. «Мәчетләр — Аллаһы Тәгаләнең исеме күп зекер ителә торган урыннар», — диде галәмнәрнең тәрбиячесе Аллаһы Коръәни Кәримендә. Изге Коръән мәчетләр кору мәсьәләсен дә игътибарсыз калдырмаган: «Аллаһы Тәгаләнең мәчетләрен Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китергән кешеләр генә кора һәм алар намазны торгызалар, зәкятны түлиләр һәм Аллаһы Тәгаләнең үзеннән генә куркалар. Бу җәмәгатьнең тугры юлны табучылардан булуларына өмет бар»,— ди Коръән Кәримнең “Тәүбә” сүрәсенең 18нче аятендә.

Актаныш районында да яңа мәчетләр төзелеп тора. 13 июнь конне Уръяды авылы мәчетенең  манарасын  һәм аен күтәрсәләр, 30 июльдә әлеге мәчетне ачу тантанасы булды. Бәйрәмгә авыл халкы да, кунаклар да бик күп җыелган иде. Район Аппараты җитәкчесе Айдар Рәфкать улы Хаев та анда катнашып, изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы