Мәчетләребезнең төп әһәмияте —аларда Аллаһы Тәгаләнең исеме күп зекер ителү. «Мәчетләр — Аллаһы Тәгаләнең исеме күп зекер ителә торган урыннар», — диде галәмнәрнең тәрбиячесе Аллаһы Коръәни Кәримендә. Изге Коръән мәчетләр кору мәсьәләсен дә игътибарсыз калдырмаган: «Аллаһы Тәгаләнең мәчетләрен Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китергән кешеләр генә кора һәм алар намазны торгызалар, зәкятны түлиләр һәм Аллаһы Тәгаләнең үзеннән генә куркалар. Бу җәмәгатьнең тугры юлны табучылардан булуларына өмет бар»,— ди Коръән Кәримнең “Тәүбә” сүрәсенең 18нче аятендә.
Актаныш районында да яңа мәчетләр төзелеп тора. 13 июнь конне Уръяды авылы мәчетенең манарасын һәм аен күтәрсәләр, 30 июльдә әлеге мәчетне ачу тантанасы булды. Бәйрәмгә авыл халкы да, кунаклар да бик күп җыелган иде. Район Аппараты җитәкчесе Айдар Рәфкать улы Хаев та анда катнашып, изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.