“Зәкят” хәйрия фонды Нияз Нигмәтҗановны дәвалау курсына акча күчерде

03 август 2016 ел 16:12
“Зәкят” хәйрия фонды Нияз Нигмәтҗановны дәвалау курсына акча күчерде

Авыр формадагы ДЦП чиреннән интегүче 7 яшьлек Нияз Нигмәтҗановның дәвалануы өчен кирәкле акчалар җыелды. Шушы дәвалану кысаларында малай ЛФК һәм массаж курсларын, логопед дәресләрен алачак.

Нияз туганда ук 1019 граммлы булып дөньяга килә. Аны шундук яңа туган сабыйлар реанимациясе бүлегендә үпкәләр өчен ясалма венталицион аппаратка кушалар. Нияз шул ук вакытта күзләренә ике операция кичерергә өлгерә. Бүгенге көндә малай үзенең беренче адымнары турында бары тик хыяллана гына әле, ләкин табиблар аңа якты киләчәк юрап, дәвалануына ышаналар һәм көч бирәләр.

Нигмәтҗановлар гаиләсе дәүләттән килгән бер пенсия хакына гына көн күрә. Анысын да гаилә башлыгына 2 группа инвалид булганы өчен түлиләр. Тернәкләнү үзәкләре куйган бәяләрне үзләре генә җиңә алмаслар иде. Ә Ниязга үзәк шартларында  һәр 4 ай саен дәвалану курсын яңартып торырга кирәк.

“Зәкят” хәйрия фонды һәм Ниязның әти-әнисе барлык ярдәм кулын сузган битараф булмаган кешеләргә рәхмәтләрен җиткерәләр. Үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын! Без Нияз тормышы, аның яңалыклары һәм җиңүләре артыннан күзәтеп барачакбыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы