Камил хәзрәт: Башка халык безнең дин әһелләрен яхшырак белә

03 август 2016 ел 17:52
Камил хәзрәт: Башка халык безнең дин әһелләрен яхшырак белә

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Яңа гасыр" каналына Дагыстанга бару турында сөйләде. Сәфәр турында "Татарстан хәбәрләре" тапшыруында күрсәтәләр.

Камил хәзрәт Дагыстанда җылы каршы алуларын билгеләп үтте.

“Безнең сәфәребез ике ягы бар. Бердән, безне яңа мәчетләрне татар дин галимнәре исеме белән атаулары сөендерде. Зәйнулла ишан мәчете бик зур, 5мең кеше сыйдырышлы. Аларның татар дин галимнәренә хөрмәте сүздә генә түгел, гамәлләрендә дә күренде. Моңар, әлбәттә, шатланырга кирәк. Шулай да башка халык безнең дин әһелләрен яхшырак белүе борчый. Без беренчеләрдән әлеге хәзрәтләрнең исемнәрен бирергә тиеш идек. Царицыно бистәсендә Зәйнулла ишан мәчете бар, ә менә Баязит хәзрәтнеке юк. Гарифулла хәзрәт – соңгы ишанны оныттык. Әбу Хәнифә мәчете юк”, - дип сөйләде мөфти.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы