Түбән Кама мөхтәсибәтендә төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

26 декабрь 2024 ел 18:17
Түбән Кама мөхтәсибәтендә төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 25нче көнендә (26нчы декабрьдә), Түбән Кама мөхтәсибәтенең Колмакчы авылында капиталь төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә мәчет ачылды. Ачылышта Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, шулай ук район имамнары, иганәчеләр, мәхәллә халкы һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Барлык катнашучыларны Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов сәламләде һәм мәчетләрнең рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мөһим роль уйнавын ассызыклап узды. Әлеге чарада шулай ук Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов катнашты һәм нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

Колмакчы авылында мәчет 1993нче елда ачыла. Мәчет ачылганнан бирле биредә ремонт эшләре үткәрелмәгән була. Быел әлеге авылда туып үскән Марат Гобәев зур ремонт эшләрен башкарырга алына. Ул дуслары һәм җирле халык белән бергә мәчеттә намаз уку залын, имам бүлмәсен, уку сыйныфын һәм тәһарәтханәне төзекләндерә һәм җиһазлый.

Кунаклар, имамнар һәм авыл халкы башкарылган эшләр белән танышты һәм тантаналы ачылыштан соң ук өйлә намазында катнашты.

Бүген мәчеттә шулай ук Түбән Кама районы имамнары җыелышы узды, анда 2024нче елгы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар.

Хәзерге вакытта Түбән Кама мөхтәсибәтендә 24 мәчет эшли.

Фотосурәтләр: Түбән Кама мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы