Чистай мөслимәләре балалар йортында тәрбияләнүчеләр ял итә торган “Каенкай” лагеренда булдылар. Бу инде аларның беренче очрашулары түгел. Моңа кадәр дә мөслимәләрнең алар өчен шәһәрдә төрле мастер-класслар, уеннар оештырганнары, бүләкләр өләшкәннәре бар.
Лагерьда да төрле уеннар оештырылды. Чистай мөслимәләре берлеген җитәкләүче Лиана Шәязданова әйтүенә караганда, мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк.