“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасы чыгу уңаеннан матбугат очрашуы үткәрелде.
Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин журналистларга аудиокоръәнне әзерләү һәм Изге китапны уку үзенчәлекләре хакында сөйләделәр.
“Хозур” нәшрият йорты “Азан” радиосы белән берлектә Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасын 8 ай дәвамында әзерләде. Язма өчен Изге китапны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.
Бу бик тә үзенчәлекле диск, чөнки ул бүгенге көндә Россиянең хафиз мөфтие Коръәнне тулысынча укып яздырган бердәнбер аудиокоръән булып тора.
Аудиоязманы әзерләү Бөтендөнья хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле шәех Хәсән Хәдия күзәтчелегендә алып барылды. Һәр язма җентекләп кабат-кабат тикшерелде.
Бу хакта мөфти болай сөйләде: “Бу эшне башлаганчы Коръәнне укып аудиоязмасын әзерләү тәҗрибәсен өйрәндек. Мәдинә шәһәренең Коръән нәшер итү үзәгендә булдык. Анда ел саен 10 миллион данә Коръән бастыралар. Аны хаҗга килгән мөселманнарга һәм башка чараларда дөнья күләмендә тараталар. Әлеге үзәкнең эше белән танышканда яшел төстәге 6 махсус комплект диск күрдем. Менә шулар белән генә эш итәләр. “Сезнең бит Коръәнне укый белүчеләр күп. Ни өчен алты гына язма?” – дип сорадым. Алар укыганны яздыру башка коръән-хафизлар күзәтүе астында алып барылуын әйттеләр. Монда килдең дә бер айда Изге китапны укып чыктың түгел, еллар дәвамында укыйлар, укыган кешене тикшерәләр, төзәтәләр. Шуңа күрә дә аларда язмалар бары алтау гына".
Тәҗрибәләр белән танышу моның белән генә чикләнмәгән. Мөфти: "Аннары без дөнья күләмендә беренче тапкыр Коръән укуы яздырылган кешенең эшен, ягъни Мәхмүд Хусари язмаларын өйрәндек. Аны инде бер генә тапкыр яздырмаганнар. Шуңа да карамастан, аның янында да белгечләр утырган. Читтән тыңлап торып, язма сыйфатын тикшереп торганнар. Шуннан соң уйлаштык: нигә безнең халыкка үзебезнең коръән-хафизларны тыңламаска?! Татарстанда бүгенге көндә 30 га якын иҗазәте булган хафиз бар, җидесе татар. Ягъни, Сөекле Пәйгамбәребез заманыннан башланган хафизлар чылбырын дәвам итүчеләр бар. Безнең, “Хозур” нәшрият йорты, “Азан” радиосы эшли. Биредә бар мөмкинлек тудырылган. 3 ел бездә Бөтендөнья коръән-хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле шәех Хәсән Хәдия укулар алып барды. Аның күзәтчелегендә Коръән яздырырга булдым. 1-2 ай вакыт кына китәр дип уйлаган идем. Сигез айга сузылды. Чөнки тавыш белән эшләү җиңел түгел. Өзелеп тә китә. Хәтта тавышны саклау өчен махсус чаралар күрергә туры килде. Әле гел тавыш белән эшли торган артистларны кызганып куйдым. Язма дөнья күләмендә билгеле таләпләрне истә тотып, тәҗвид кагыйдәләрен саклап язылды”.
“Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин исә нәзарәт тарафыннан Коръәнгә кагылышлы эшләрнең тулы бер комплекс итеп алып барылуына игътибар юнәлтте.
“Мөселманнарның төп китабы - Коръәни-Кәрим, без эшләребездә, ниятләребездә аңар таянабыз. Шуны әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Коръәнгә кагылышлы 3 зур эш башкарыла. Беренчесе, журналистлар да шаһит булды, үткән атнада үзебезнең рухи мирасыбызны саклау ниятеннән “Казан басмасы”ның яңа нөсхәсен бастыра башладык. Бу коммерция эше түгел. Электрон нөсхәләрне китап бастыручыларга да бушка таратабыз Икенчедән, бүген аудиодиск тәкъдим итәбез. Өченчедән, Казан, Мәскәү, Уфа һәм башка җирләрдән белгечләрне җәлеп итеп, Коръәннең русчага һәм татарчага тәрҗемәләре әзерләнә”, - диде Ришат Хәмидуллин.