“Зәкят” хәйрия фонды Казанның «Модная семья» сәүдә йорты каршында мохтаҗларга ризык таратты. Бүген фонд хезмәткәрләре 60тан артык йорт-җирсез мескеннәрне ашатты. Аларга алдан әзерләнгән ланч-бокслар таратылды.
Фонд җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин исә шул арада изгелеккә, яхшылыкка, тырышлыкка чакырып нәсихәтләрен дә җиткерде.