Мөфтинең беренче урынбасары "Акыл фабрикасы"нда чыгыш ясады

06 август 2016 ел 10:27
Мөфтинең беренче урынбасары "Акыл фабрикасы"нда чыгыш ясады

Бүген мөфтинең беренче урынбасары Татар яшьләре форумы кысаларында үткәрелүче «Акыл фабрикасы» проектында катнашты. Хәзрәт форум делегатларына ТР МДН инициативасы белән алып барылган татар шамаилләрен торгызу эшләре хакында сөйләде.  Аерым алганда ул, "Минем гаиләмнең шамаиле" конкурсын уздыру һәм аның кысаларында оештырылган чараларга тукталды. 

Хәзрәт татар шамаилен торгызу нияте белән ике елда тормышка ашырылган эшләрне атады: 
- ике мәртәбә Россия күләмендә профессиональ һәм үзешчән рәссамнар, шулай ук тарихи шамаилләрне кадерләп саклаучылар катнашында конкурс үткәрелде;
- татар шамаиле музее һәм остаханәсе ачылды;
- дистәгә якын күргәзмә оештырылды;
- КФУ да татар шамаилләре сәнгатенә бәйле уку-укыту программасы кертелде һ.б.

Хәзрәт яшьләргә шамаилләр һәм ТР МДН тарафыннан эшләнгән видеороликларны да күрсәтте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100