Татарстан Мөфтие урынбасары – РФ Иҗтимагый палатасында: «Мәчет мәдәниятне, әхлакны, белемне һәм җәмгыятьтәге теләктәшлекне арттыруда мөһим роль уйный"

07 ноябрь 2024 ел 12:06
Татарстан Мөфтие урынбасары – РФ Иҗтимагый палатасында: «Мәчет мәдәниятне, әхлакны, белемне һәм җәмгыятьтәге теләктәшлекне арттыруда мөһим роль уйный"

6 ноябрьдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында «Оренбург мөселманнары Диния нәзарәте, Таврия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия дәүләте: тарих һәм хәзерге заман» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Альбир хәзрәт Крганов рәислегендә узган чарада Россия һәм чит илләрдән дини оешмалар, федераль дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, экспертлар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. ТР мөселманнары Диния нәзарәтен форумда Татарстан Мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров тәкъдим итте.

Чараны Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәмендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте; Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча комиссиясе һәм Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемендәге ислам институты оештырды.

Конференциядә мөселманнарның Диния нәзарәте оешу һәм аның эшчәнлегенең тарихи аспектлары, аның мөселман институтлары һәм Россия дәүләтенең үзара хезмәттәшлегенә керткән уңай өлеше, хәзерге Россиядә мөселманнарның дини һәм иҗтимагый тормышындагы роле турында фикер алыштылар.

Татарстан Мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, форумда чыгыш ясап, анда катнашучыларны Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм оештыручыларга әхлакый тәрбия һәм Россия җәмгыятен берләштерү эшендә мөселман Диния нәзарәтләре һәм мөселман дин әһелләренең ролен өйрәнү темасына игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Равил хәзрәт үзенең сәламләү чыгышында мөфтиятләрнең һәм мөселман дин әһелләренең, башка традицион дин әһелләре белән беррәттән, Россиядәге иҗтимагый тотрыклылыкны һәм рухи татулыкны саклау мәсьәләсендәге төп ролен ассызыклады. "Моңа тарихның күпсанлы битләре дәлил булып тора, анда без күренекле мөселман дин әһелләренең гаҗәеп катлаулы сәяси шартларда кешеләрне берләштерү, рухландыру һәм төшендерү сәләтен күрсәткәннәрен күрә алабыз. Мәсәлән, 1942 елда мөселманнарны фашизмга каршы бердәм көрәшкә чакырып фәтва чыгарган Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Габдрахман хәзрәт Рәсүлевнең бөек гамәлен бәяләп бетереп булмый", - диде Мөфти урынбасары. Ул шулай ук Россиядә беренче тапкыр сайланып куелган мөфти, язмышы каһарманнарныкына тиңләрлек Галимҗан хәзрәт Барудины мисал итеп китерде: ул Мәскәүдә Сталин белән очрашуга – Идел буендагы ачларга азык-төлек ярдәме сорап барган җирдән вафат була. Галимҗан хәзрәт Сталинга төбәктәге фаҗигале бәла-каза турында җиткерә».

Аннары Равил хәзрәт Зөфәров мөселман дин әһелләренең, аерым алганда, мәчет имамнарының рухилыкны, мәдәниятне, әхлакны, белемне һәм җәмгыятьтәге теләктәшлекне арттыруда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. "Мәчет мөнбәрләреннән имамнар бүген дә игътибарны җәлеп итәрлек вәгазьләр сөйлиләр, заманча социаль каршылыкларны, хәтта бөтен халыкларны тотрыкландыручы һәм татулаштыручы көч буларак чыгыш ясыйлар. Бу мәгънәдә мәчет рухи, мәдәни, әхлакый, белемле һәм җәмгыятьтәге теләктәшлек дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим роль уйный. Шул ук вакытта безнең өммәткә мөрәҗәгать иткән вәгазьләребез милләтара мөнәсәбәтләрнең каршылыгын киметергә дә, көчәйтергә дә мөмкин. Шуңа күрә без сезнең белән җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны саклау һәм мәхәллә кешеләренә Коръән аятьләрен хакыйкый рәвештә җиткерү өчен зур җаваплылык тоеп эшлибез. Аллаһы Тәгалә безгә, имамнарга, кешеләрдә шәфкатьлелек, түземлелек һәм бер-берсенә хөрмәт тәрбияләү хокукын тапшырды...» - диде Татарстан Мөфтие урынбасары.

Равил хәзрәт җәмгыятьтә ызгыш-талаш тудыручы, традицияләрне һәм рухи кыйммәтләрне юучы, Россия җәмгыятен эчтән таркатырга сәләтле дини экстремизмга һәм динара низагларга каршы ныклык белән көрәшергә чакырды. "Сөнни ислам хезмәткәрләре, үз мәхәлләсендә абруй казанып һәм аның ихтыяҗларын уртаклашып, ислам позициясен яклап һәм фактларга нигезләнгән, башкаларны  ышандырырлык дәлилләргә ия булып кына, дини экстремизмның идеологик ташкыннарын йомшарта һәм дин кардәшләребезнең фикерләүгә этәрә ала. Мөселман дин әһелләре һәм дин галимнәренең бөтен эше исламның чын кыйммәтләрен һәм мөселман халыкларының Россия цивилизациясе һәм дәүләте үсешенә, гомумкешелек кыйммәтләрен саклауга, милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлешен күрсәтүгә юнәлдерелгән булырга тиеш», – дип мөрәҗәгать итте Равил хәзрәт Зөфәров, югарыда аталган идеалларны илебезнең мөселман дини мирасыннан алырга чакырып.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы