Чистай мөхтәсибәте “Әниләр” мәчетендә мөселман яшьләре өчен гаилә дәресләрен башлап җибәрде. Беренче дәрес учак буенда сөйләшүдән башланды.
Алар башта бергәләп кичке аш әзерләделәр һәм аннары бергә җыелып Алмаз хәзрәт Сафиуллинның нәсихәтләрен тыңладылар. Алмаз хәзрәт диндә гаилә төшенчәсенең мөһимлеген аңлатты. Шәригать кануннарына таянып гаилә кору, гаилә булып яшәү, балалар үстерү үзенчәлекләрен җиткерде.
Чарада шулай ук филрмония солисты Ильям Камал да катнашты. Ул үзенең кураенда милли көйләребезне уйнап, очрашуны тагын да ямьләде.