Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Аксубайда

08 август 2016 ел 10:52
Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Аксубайда

Бүген мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Аксубай мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла. Биредә район имамнарының һәм Казыйлар шурасының киңәшмәсе уза. Чарада  баш казый Җәлил хазрәт Фазлыев, Габдулла хазрат Әдһәмов, барлык казыйлар һәм имам мөхтәсибләр катнаша.

Аксубай районында 28 мәчет,  Кызыл тау, Яңа Ибрай, Иске Ибрай авылларында 3 мәдрәсә эшләп тора. Районның 15 ләп мәчетендә якшәмбе укулары бара,  21 мөгаллим аттестация үткән. “Имамнарыбыз да гыйлемле – 14 е мәдрәсә тәмамлаган. Яшьләребез дә бар, Аллаһка шөкер. Зур авылларда, мәсәлән, Иске Ибрайдагы 4 мәчетнең 2 сендә япь-яшь имам эшли. Гомумән алганда, имамнарның күбесе шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган, белемле 50-60 яшьлек ир-атлар”, - дип сөйләде Равил хәзрәт. Хәзрәт белән әңгәмә биредә:

КАЗЫЙ РАВИЛ ХӘЗРӘТ ЗӨФӘРОВ: ЗИНДАН ДА, КАМЧЫ ДА ЮК БЕЗНЕҢ КУЛДА – НӘСЫЙХӘТЛИБЕЗ ГЕНӘ

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы