Бүген мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Аксубай мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла. Биредә район имамнарының һәм Казыйлар шурасының киңәшмәсе уза. Чарада баш казый Җәлил хазрәт Фазлыев, Габдулла хазрат Әдһәмов, барлык казыйлар һәм имам мөхтәсибләр катнаша.
Аксубай районында 28 мәчет, Кызыл тау, Яңа Ибрай, Иске Ибрай авылларында 3 мәдрәсә эшләп тора. Районның 15 ләп мәчетендә якшәмбе укулары бара, 21 мөгаллим аттестация үткән. “Имамнарыбыз да гыйлемле – 14 е мәдрәсә тәмамлаган. Яшьләребез дә бар, Аллаһка шөкер. Зур авылларда, мәсәлән, Иске Ибрайдагы 4 мәчетнең 2 сендә япь-яшь имам эшли. Гомумән алганда, имамнарның күбесе шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган, белемле 50-60 яшьлек ир-атлар”, - дип сөйләде Равил хәзрәт. Хәзрәт белән әңгәмә биредә:
КАЗЫЙ РАВИЛ ХӘЗРӘТ ЗӨФӘРОВ: ЗИНДАН ДА, КАМЧЫ ДА ЮК БЕЗНЕҢ КУЛДА – НӘСЫЙХӘТЛИБЕЗ ГЕНӘ