Апанай мәхәллә бәйрәмен үткәрде

08 август 2016 ел 09:58
Апанай мәхәллә бәйрәмен үткәрде

Үткән ял көннәрнедә Казанның Апанай мәчете “Мәхәллә бәйрәме”н үткәрде.

Бәйрәм нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировның Коръән укуы, дога кылуы белән башланып китте.

Мәхәллә бәйрәменә килүчеләр балаларның азан әйтүләрен, шигырьләрен, артистларның мөнәҗәт башкаруларын тыңладылар. Ә башкаланың Күнче дип аталган иң кечкенә урамында хәләл ярминкә оештырылды. Әлеге урам Апанай мәчете белән янәшәдә генә. Балалар өчен викториналар да оештырылды. Мөселман кардәшләребез гаиләләре белән биредә ял иттеләр.

Чараны оештыручылар – ТР МДН, Апанай мәчете, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, “Иске шәһәр” префектурасы, “НАСИХ оешмасы.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы