Чаллы мәчетләре каршында балаларның көндезге лагерьлары дәвам итә. 8 августта “Нур-Ихлас” мәчетендә ир балалар (9 яшьтән 13 яшькә кадәр) өчен атналык лагерь эшли башлады. Аңа 21 бала йөри. Программада дини дәресләр белән бергә дөньяви фәннәрне дә өйрәнү каралган. Шулай ук спорт уеннарына зур игьтибар бирелә.
Малайлардан соң мәчеттә кызлар өчен лагерь оештырылачак.