Мөхтәсибәтләр медиарейтингы: кем алда?

08 август 2016 ел 16:25
Мөхтәсибәтләр медиарейтингы: кем алда?

Мөхтәсибәтләр арасында атналык медирейтингны төзүне дәвам итә без. Узган атнада кемнәр актив булды, ә кемнәрнең мәгълүматлары күренмәде?

Иң күп активлыкны Чистай районы мөхтәсибәте күрсәтте. Моны мөхтәсибәт сайтына кереп тә күрергә мөмкин. Хаҗга барырга җыенучыларга махсус курслар, яшьләр өчен очрашулар, ятим балалар янына бару һәм башкалар турында язылган.

Икенче урында – Аксубай һәм Мөслим районнары. Шуны да әйтергә кирәк, мөслимлеләрнең моңа кадәр мөхтәсибәт сайты буш тора иде, алар соңгы атнада активлашып киттеләр.

Өченче урында – Буа мөхтәсибәте. Бу мөхтәсибәт күп төрле чаралар үткәрәләр һәм алар хакында сайт аша җиткереп торалар.

Мәгълүмат кырында, шулай ук, Бөгелмә, Түбән Кама, Азнакай, Актаныш, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Нурлат, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары (нигездә, Апанай мәчете хәбәрләре бара) мөхтәсибәтләре күренде.

Рейтинг dumrt.ru һәм muhtasibat.tatar сайтларындагы мәгълүматларга карап төзелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы