Мөфтинең Татарстан районнарына эшлекле сәфәре

08 август 2016 ел 17:06
Мөфтинең Татарстан районнарына эшлекле сәфәре

Үткән ял көннәрендә мөфти өч районда: Саба, Әлмәт, Спасс мөхтәсибәтендә булды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 6 августта Болгарда  21 ел динебезгә хезмәт куючы Спасс районы имам-мөхтәсибе  Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйровны “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән бүләкләде

“Халкыбызга хезмәт өчен” медале милләтебез һәм динебез үсеше өчен кылынган олуг хезмәтләрне зурлап бирелә. Камил хәзрәт Фәрхәт хәзрәтнең җирлектә  зур дини эшчәнлек алып баруын, киләсе буыннарга дини гыйлем бирүдә тырышлык куюын ассызыклады.

Бүгенге көндә Спасс районында 13 мәчет эшләп килә. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, дөньякүләмендә билгеле Болгар тыюлыгы һәм "Ак мәчет" тә биредә урнашкан. Шуңа күрә дә динебездәге бик күп инициативалар бу җирлектән башлангыч ала, яки бу урыннарда тәкъдим ителә.

Фәрхәт хәзрәт үз чиратында, мөфтигә һәр эштә теләктәшлек белдерүенә рәхмәт әйтте.

Шул ук көнне мөфти Әлмәт районының Елховой авылындагы бәйрәмдә катнашты. Биредә тарихи мәчеткә  135 ел тулуны билгеләп уздылар.

Бәйрәм авылга нурлы бер аһәң таратып Коръән укудан башланды. Бәйрәмгә җыелучыларга мөфти үзенең нәсихәтләрен җиткерде. Ул Пәйгамбәребезнең хәдисләрен искә төшереп яшьлекнең, сәламәтлекнең, байлыкның, вакытның кадерен белергә чакырды. "Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтә: “Сезгә биш нәрсә килгәнче, биш нәрсәне кулланып калыгыз: картлык килгәнче яшьлекне кулланып калыгыз, чөнки кешенең тормышы яшьлектән башлана. Саулык-сәламәтлегегезне авыру килгәнче кулланып калыгыз. Фәкыйрьлек килгәнче байлыгыгызны кулланып калыгыз. Вакытны алучы шөгыль килеп чыкканчы вакытны файдалы итеп кулланып калыгыз. Әҗәл килгәнче яшәешегезне кулланып калыгыз”,- диде ул. 

Аннары мөфти вакыт мөһимлегенә игътибар юнәлтте. "Болар барысы да вакыт белән бәйле. Ә без вакыт кадерен беләбезме соң? Әйтик, очрашуга кеше ярты сәгатькә соңга кала икән, ул синең ярты сәгать вакытыңны урлаган дигән сүз. Ә ул аны кире кайтарып бирә аламы? Юк. Башка әйбереңне алса кайтарып бирергә мөмкин әле. Вакытны кире кайтару мөмкин түгел.  Ярты сәгатьтә әллә ничә Коръән сүрәсен укырга була. Әгәр дә көнгә биш бит укысак, елга Изге китапны 3 мәртәбә укып чыгалар. Вакытыбызны юкка сарыф итмик, файдалы һәм саваплы гамәлләр кылып үткәрик", - дип теләде. 

7 августта Татарстан мөфтие Саба районда уздырылган мөселман сабан туенда катнашты. 
Әлеге бәйрәмгә күп сандагы мөселман кардәшләребез, дин әһелләре, мөхтәрәм кунаклар җыелды. Алар арасында мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар бар иде. 
Мөфтине район башлыгы Рәис Минниханов һәм имам-мөхтәсиб Айнур хәзрәт Әхмәтов каршы алды. Җитәкчеләр  райондагы вәзгыять, дини эшләр хакында сөйләштеләр. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы