Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән 8 августта Пакыстан хастаханәсендә килеп чыккан теракт корбаннарының якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.
Әлеге коточкыч җинаять аркасында хатын-кызлар, балалар мәрхүм булды, йөзләгән кешеләр зыян күрде. Террорчыларның вәхшиләрчә гамәлләрен аклау мөмкин түгел.
Терактта мәрхүм булганнарның гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Раббыбыз үзе ярдәм итсә иде! Авыр җәрәхәтләр алганнарга тизрәк сәламәтләнергә язсын.
Террорлык гамәлләрен берни дә аклый алмый. Аллаһы Тәгалә илләргә һәм милләтләргә авыр кайгы, әрнү китергән шундый фаҗигаләрдән Үзе сакласын! Террорчылык һәм экстремизм – дөньяның бар илләрнең уртак көче һәм тырышлыгы белән генә җиңеп була торган явызлык.
Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе