10 августта Татарстан мөфтие Удмуртия Республикасы башкаласы Ижау шәһәрендә яңа төзелгән җәмигъ мәчете ачылышында катнаша. Мәчет ачу бәйрәменә күп сандагы кунаклар чакырылган.
Әлеге мәчет 2003 елда төзелә башланган иде. Ул 1000 кеше сыйдырышлы итеп корылган.
Иман йорты 1812 елгы Ватан сугышында җиңүнең 100 еллыгына төзелгән, әмма 20 нче гасырның 30 нчы елларында металлургия заводын төзегәндә җимерелгән иске мәчет урынында төзелде.