Бүген, 9 августта, Совет районы имам-мөхтәсибе, төнъяк –көнбатыш төбәге казые, Казанның “Котдус” мәчете имам-хатыйбы рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ТР МДН тарафыннан оештырылучы Ислам музее фондына бабасы ясаган татар шамаилен бүләк итте. "Аятел көрси" аяте язылган шамаилне ул мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батырга тапшырды.
Әлеге шамаилне Буа районы Тенкәш авылында яшәгән Вәлиуллин Халирахман Вәлиулла улы (1902-1993) ясаган. Рөстәм хәзрәт: “Әлеге шамаил – бабам 30 нчы елларда ясаган бердән-бер шамаил. Аны хәзер тиешенчә саклансын өчен тапшырырга уйладым. Шамаилгә реставрация ясасы да бар. Минем бабам оста, нык кеше булган. Заманында аның үзенең тегермәне эшләп торган. Инкыйлабтан соң ул аны совет хөкүмәтенә тапшырырга мәҗбүр булган, аннары үзе үк сугышка кадәр аны эшләткән. Сугыш елларында бабам Яшел Үзәннән алып, Вологоградка кадәр тимер юл буйларындагы агач вокзал йортларны төзегән кеше”, - дип, бабасына кагылышлы хатирәләр белән уртаклашты.
Белгәнебезчә, ТР МДН тарафыннан оештырылучы Ислам музее фондына традицион татар шамаилләрен тапшыруны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде. Мөфти хәзрәтләре озак еллар сакланган шамаилне “Тынычлык” мәчете мәхәлләсе исеменнән "Минем гаиләмнең шамаиле" акциясе кысаларында тапшырган иде. Мөфти хәзрәтләре адымын дәвам итеп, “Ярдәм” мәчете мәхәлләсе исеменнән, Илдар хәзрәт Баязитов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка күп сандагы хәзрәтләр тарихи татар шамаилләрен туплауга үз өлешләрен кертте.
Бүгенге көндә татар шамаилләре мирасы белән Ш. Мәрҗани йортында оештырылган күргәзмәдә танышырга мөмкин.