13 августта Кукмара районының Өркеш авылында мәчет ачыла һәм балалар сабан туе үткәрелә. Яңа иман йорты "Гадел" мәчете мөгаллимәсе Фәния ханым Җәләлиева һәм Рәшит Җәләлиевларның тырышлыгы белән төзелгән.
Белгәнебезчә, әлеге авылда Фәния абыстай ел саен “Фәниябикә” мәдрәсәсендә лагерьлар оештырып килә. Быел мәдрәсә янында "Нур" мәчете ачыла.