"Китапка кылыйк хисап" - тарихи китаплар җыю бара

10 август 2016 ел 16:08
"Китапка кылыйк хисап" - тарихи китаплар җыю бара

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән “Хәнәфи мәзхәбе елы” кысаларында Татарстанда «Китапка кылыйк хисап» дип аталган проект тормышка ашырыла. Аның нигезендә борынгы китапларны туплау-җыю һәм аларның электрон  копияләрен Darul-kutub сайтына урнаштыру  максаты ята. Бик кирәк булган очракта борынгы китапларны “Хозур” нәшрият йорты хуҗаларына кире кайтара. Ә мөһимнәрен кабат нәшер итәчәк.

Бүгенге көнгә “Хозур” нәшрият йортына казанлылардан 3 үзенчәлекле басма килеп иреште: “Фәвәид тәвсире” (19 г. ахыры, 20г. башы), “Ислам һәм гыйбадәт” (1958, автор –Россиянең Европа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Шакир Хиләлетдинов), “Хәятүл-хайван” (“Хайваннар турындагы энциклопедия”, 1899 ел, хаҗи мулла Мөхәммәт улы Мәлик тырышылыгы белән басылган).

Тарихи китапларны “Хузур” нәшрият йортына (Казан, Сафьян ур, 8) , ТР МДН офисына (Тукай ур.,38) һәм барлык мөхтәсибәтләргә китерергә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы