Гаилә мәчетендә балаларга уку кирәк-яраклары өләштеләр

12 август 2016 ел 15:05
Гаилә мәчетендә балаларга уку кирәк-яраклары өләштеләр

Бүген,12 августта, Казанның Гаилә мәчетендә бик матур хәйрия чарасы үтте. Мәчет шәһәрнең 175 нче мәктәбе һәм социаль яклау бүлеге белән берлектә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясен уздырды.

Мәчеттә бер эшкуарның зәкятенә алынган мәктәп кирәк-яраклары 25 балага өләшенде. Алар мохтаҗ һәм  авыру балалы гаиләләрдән. 

Бу чара күркәм бер бәйрәмгә әверелде. Мөфти урынбасары, мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин балаларга нәсихәт сөйләде, Аллаһының яхшы һәм яман эшләрне күреп торуы, фәрештәләрнең язып баруы хакында аңлатты.

Шулай ук мультфильм геройлары булып киенгән яшьләр балаларның күңелләрен күрде, аннары сабыйлар табын артында тәм-томнар белән сыйландылар. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы