Мөслим һәм Әт-Тирмизи җыентыкларында: «Аллаһы Тәгаләнең Илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләм әйтте: «Кем гыйлем алу максаты белән өеннән чыгып китсә, шуңа Аллаһы Тәгалә Җәннәткә юлны җиңеләйтер», – дип хәдис китерелә.
Ислам динендә гыйлемгә бик зур игътибар бирелә. Коръән-Кәрим аятләрендә дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең салләлаһү гәләйһи вә сәлләм хәдис-шәрифләрендә дә гыйлем алырга тиешлеге хакында турыдан-туры әйтелә. Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм әйтте: «Гыйлем алу – һәрбер мөэмин-мөселман өчен фарыз», – диде.
Белемгә омтылучы, белемне яратучы булырга тиешбез. Наданлыкны хуплыйбыз икән – һәлак булабыз. Чөнки гыйлем һәр нәрсәнең нигезендә тора. Адәм баласы ана карыныннан бер ягыннан икенче ягына да әйләнеп ята алмый торган бер җан иясе булып дөньяга килә. Һәм шул мизгелдән үк өйрәнә башлый. Рәсүл Әкрам салләлаһү гәләйһи вә сәлләм әйтте: «Бишектән алып ләхеткәчә белем алыгыз».
Баланың әйләнә-тирәсен өйрәнүгә табигый кызыксынуы шулкадәр зур, бу сәләтне кешеләр үзләрендә саклый алса, һичшиксез, зур галим булырлар иде. Әлбәттә, бу кызыксынуны хуплап торырга кирәк. Монысы – ата-ана бурычы. Әти-әни булу бәхетенә ирешкән, яисә гаилә корырга җыенган мөселман ир-ат һәм хатын-кызлар шуңа игътибар итсә иде:
Аллаһы Тәгалә тарафыннан әманәт итеп тапшырылган балага гыйлем бирү – ата-ананың мәҗбүри бурычы. Мөмкинлегеңә карап ашатасың, киендерәсең. Ягъни ач-ялангач йөртү, дигән сүз түгел. Кием-ашау кебек мәсьәләләрдә артыклык кылмыйсың, исрафка бармыйсың. «Балаңа кыйммәтле кием кидердеңме, арзанлынымы?» – дип сорау булмаячак. Бәлки: «Сабыеңны белемле иттеңме?» – дип соралачак. Диннең, милләтнең киләчәге бүген безнең куллар белән тәрбияләнә. Һәм бу мәсьәләгә салкын карау киләчәктә зур фаҗигагә китерергә мөмкин.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, бүген безнең белем алу өчен мөмкинлекләребез зур. Мәчетләр каршында дәресләр оештырыла.
Мәдрәсәләр эшли. Ислам университеты белгечләр әзерли. Болгар ислам академиясе исә белем бирү системасын камилләштерүдә нур өстенә нур булачак. «Гыйлем алырга мөмкинлегем юк иде», – дип акланыр мөмкинлегебез булмаячак.
Коръән-Кәримнең «Нәхел»с үрәсенең 36нчы аятендә әйтелә:
«Өммәтләрнең һәрберсенә рәсүлләр күндердек, фәкать Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылыгыз һәм Аннан башкага гыйбадәт итүдән сакланыгыз һәм бидгать гамәлләр белән динне пычратмагыз, дип. Ул өммәтләрнең итәгать иткәннәрен Аллаһы Тәгалә һидаяткә салды һәм итәгать итмәгәннәренә адашуны беркетте. Инде җир өстендә йөрегез һәм күрегез ялганчыларның ахыры ничек булган?»
(«Нәхел /Умарта Кортлары/», 16:36)
Мөселман өммәтенә Раббыбыз Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд Мостафаны салләлаһү гәләйһи вә сәлләм җибәрде. Без, мөселманнарга, Аллаһы Тәгалә дине Пәйгамбәрләрнең мөһере, ягъни Соңгы Пәйгамбәр аркылы җиткерелде.
Без Җәбраил фәрештә аркылы Мөхәммәдкә салләлаһү гәләйһи вә сәлләм иңдерелгән Илаһи гыйлемнең сакчылары булып торабыз. Һәм безнең белмәмешкә салышыр мөмкинлегебез юк.
Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә Рәсүле Мөхәммәдкә салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә мөрәҗәгать итә:
«И Пәйгамбәр, Без сине Ислам шәригатен кешеләргә ирештергәнлегеңә шаһит итеп, сиңа ияреп Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы, һәм Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрне җәһәннәм газабы белән куркытучы итеп җибәрдек. Дәхи сине Аллаһы Тәгаләнең фатыйхасы һәм әмере буенча кешеләрне Аллаһы Тәгаләгә иманга һәм Ислам динен кабул итәргә өндәүче итеп, һәм синең белән кешеләр туры юлны тапсыннар өчен сине белем яктылыгы белән җибәрдек».
(«Әхзаб /Гаскәрләр/», 33:45-46)
Игътибар итегез: «... белем яктылыгы белән җибәрдек», диелә. Ягъни барлык галәмнәргә рәхмәт йөзеннән яратылган Рәсүл Әкрам салләлаһү гәләйһи вә сәлләм мәгърифәт таратучы да була. Гыйлем алуыбыз белән бергә без Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм хакын хаклыйбыз, аңа салләлаһү гәләйһи вә сәлләм итәгать кылабыз.
«Мин мулла булырга җыенмыйм, миңа дин турында артык белем нәрсәгә», – диючеләр бар. Чынлыкта, бу – шайтанның адәм баласын адаштыруы. Ислам дине мәчет дине түгел. Ислам ул яшәү рәвеше. Коръән – шул яшәешнең кагыйдәләре. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм сөннәте – тормыш итүнең аңлатмасы. Хактыр, Коръәндә бөтен сорауларга җавап бар. Ниндидер сорауга җавап таба алмыйбыз икән – димәк, акылыбыз ул дәрәҗәгә җитмәгән. Ә инде мөселман галимнәре, Коръән һәм сөннәткә таянып, меңләгән ел дәверендә өйрәнгән, туплаган, аңлаткан кагыйдәләрне өйрәнергә теләмәү – ахмаклык. Чөнки дин нигезләрен өйрәнү – мулла өчен түгел, үзен мөселман дип санаучы һәр кешегә фарыз. Намаз укырга җыендык – тәһарәт тәртибен беләбез, тәһарәтнең шартлары турында белемебез юк. Сәфәргә чыгабыз – мосафир хөкемен белмибез. Уразага керәбез – уразаны бозган һәм бозмаган гамәлләр турында каядыр ишеткәнебез генә бар. Әле шул ярым-йорты белемебез белән фәтва чыгарырга омтылабыз. «Белмим», – дип җавап бирүдән оялып – үзебезне дә гөнаһлы итәбез, сораучыны да саташтырабыз. Сорау оят түгел. Һәм фәтва чыгару да – зур галимнәр хокукы. Әлифне таяктан аермаган килеш дингә аңлатма бирү – зур гөнаһ. Безнең бурычыбыз – сорау, өйрәнү, ятлау, истә калдыру һәм, шул белемгә нигезләнеп, гамәл кылу.
Дөньяви гыйлем генә кирәк, дип адашучы кардәшләребез дә юк түгел.
Мөселман галимнәренең дөнья дәрәҗәсендә нинди зур ачышлар ясаганын онытабыз. Әбү Гали ибн Синаның (Әбүгалисина) «Тыйб белеме канун»ы ислам дөньясында гына түгел, бөтен Европада киң таралыш ала.
Фәхретдин әр-Рази су чәчәге һәм бизгәк авыруларын ачыклап тасвирлый. Ахшәмседдин микробларның барлыгын фаразлый. Камбур Вәсим туберкулёз микробын барлыгын әйтә һәм аның йогышлы булуын хәбәр итә. Гали ибн Габбас яман шеш авыруына каршы операция ясый. Беренче хастаханә 707 нче елда хәлифә Вәлид ибн Габделмәлик идарәчелеге вакытында барлыкка килә. Әбү Габдуллаһ Мөхәммәд ибн Муса әл-Харәзми алгебра фәненә нигез сала. Бәттани – тригонометриягә нигез салучы кеше.
Сәбит ибн Курра Ньютонга кадәр үк дифференциаль исәпләүне ача. Ислам галимнәре йолдызлар урнашкан нокталарны һәм алар арасындагы ераклыкны үлчи торган коралны – астролябияне камилләштерәләр. Әбү Рәйхан Мөхәммәд ибн Әхмәд әл-Бируни Җирнең үз күчәрендә һәм Кояш тирәли әйләнүен заманында ук дәлилли. Бу исемлекне бик озак дәвам иттерү мөмкин. Бүген мөселман галимнәре казанышларын кимсетеп күрсәтергә тырышу аларның хезмәтләренең дәрәҗәсен киметми. Әмма дөньяви гыйлемне дә, дини гыйлемне дә алган чакта, белем чыганагын дөрес сайлау мөһим.
Тирмизи һәм Нәсәи җыентыкларында китерелә:
Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгаләдән файдасыз гыйлемнән саклауны сорый торган булган: «Йә Аллаһ! Дөреслектә, мин сиңа файдасыз гыйлемнән, Синең бөеклегеңнән курыкмаучы йөрәктән, туймаучы нәфестән һәм кабул булмаучы догадан сыенам».
Шуңа да Исламда остазларга зур игътибар бирелә һәм хөрмәт күрсәтелә. Ислам диненең күркәм традициясе – гыйлемнең остаздан укучыга турыдан-туры тапшырылуы. Шулай итеп иҗәза – укытучыдан укучыга гыйлем бирү чылбыры, өзелмичә, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә салләлаһү гәләйһи вә сәлләм кадәр бары җитә.
Гыйлем кешеләр арасында дәрәҗәгә ирешү өчен алынырга тиеш түгел.
Барлык гамәлләребезнең Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү өчен булган сыман, белем эстәү дә бары шул максаттан булырга тиешле. Һәр гамәл нияткә карап бәяләнәчәк.
Имам Бохари җыентыгында хәдис китерелә: «Мөэминнәрнең әмире Гомәр бине Хәттаб әйткән: «Мин Аллаһының Илчесенең болай дигәнен ишеттем: «Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнәләр. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә генә булачак. Шулай итеп, Аллаһыга һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылучы (күчеп китүче) Аллаһыга һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылачак. Дөнья максаты яки өйләнергә теләгән хатын-кыз өчен һиҗрәт кылучы үзе ниятләгән нәрсә өчен һиҗрәт кылачак», – дип әйтте.
Белем алуга нинди ният белән керешәбез – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, шуңа ирешәчәкбез. Чынлыкта, белем алуны авыр, дип ташлаучылар бихисап. Шуңа да балаларны кечкенәдән гыйлемне сөюче итеп тәрбияләү кирәк. Яшьлегендә гафиллектә яшәгән картлар исә «хәтер юк» дип зарлана. Әмма җитмештә дә, сиксәндә дә яңа шөгыль үзләштергән картлар юк түгел. Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, Аның рәхмәтенә ышанып башлау гына кирәк. Гарәпләрдә бер мәкаль бар: «Башланган эш – беткән эш». Аллаһы Тәгалә алган гыйлемнәребезнең кирәкле булуын, шул белемебез белән гамәл кылуыбызны насыйп итсә иде.
“Шура” дини альманахы, №13