Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә "Сария Био-Индастрис Волга" оешмасы генераль директоры Валерий Спирягинны кабул итте. Очрашуда сүз корбан итеп чалынган терлек калдыкларын җыю һәм эшкәртү хезмәте турында барды.
Сөйләшүдә шулай ук "Сария Био-Индастрис Волга" вәкиле Антон Шишкин, “Хәләл” комитеты җитәкчесе Марат Низамов, “Иске шәһәр” префекты Марат Усманов һәм башкалар катнашты.