Аксубайның Яңа Дума мәчетендә казый белән очрашу булып узды. Аксубай районы имам-мөхтәсибе, көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров авыл халкына дини нәсыйхәтләр житкерде. Кызыксындырган сорауларга жавап бирде. Очрашуның икенче өлешендә авыл мәчетенә күп көч куйган, игътибарга лаеклы булган өлкән аксакалларга "Рәхмәт хаты" тапшырылды. Алар: Зәйдуллин Минниханиф Миншакир улы һәм Камалетдинов Минахмәт Багаутдин улы. Соңыннан җәмәгать белән җомга намазын укып, догалар кылынды.