Азнакайда балалар өчен җәй буена рухи сәламәтләндерү үзәкләре эшләде

15 август 2016 ел 10:04
Азнакайда балалар өчен җәй буена рухи сәламәтләндерү үзәкләре эшләде

Җәй җитеп, уку йортларында каникуллар башлануга карамастан, Азнакай шәһәре һәм районы мәчетләре эшчәнлекләрен туктатмады. Июль-август айларында  Ак һәм Азнакай нуры мәчетләрендә, районның Кәкре-Елга, Чалпы  авылларында мөселман балалары өчен рухи сәламәтләндерү үзәкләре үз ишекләрен ачты.

Ак мәчеттә 23 малай һәм 18 кыз баланы тәрбиячеләр Ислам дине нигезләрен, гарәп хәрефләрен өйрәттеләр, кыска дога һәм сүрәләр ятлаттылар, буш вакытларында спорт уеннары белән шөгыльләнделәр, кызлар кул эшләрен, ашарга пешерү осталыкларын төшенделәр. 

Азнакай нуры мәчете исә шулай ук 23 кыз баланы кабул итте. Аларны Казаннан һәм Түбән Камадан кайткан студент кызлар тәрбияләде. Намаз һәм гарәп хәрефләре өйрәнү белән бергә кызлар сабын ясау, шамаил ясау серләренә дә төшенделәр. Шулай ук биредә төрле экскурсиялар. конкурслар һәм квестлар да  оештырылды.

Кәкре Елга авылы мәчетендә берьюлы кырык бала өчен җәйге лагерь үткәрелде. Биредә шулай ук  балаларга гарәп хәрефләрен, намаздагы догаларны һәм сүрәләрне өйрәттеләр. Кыз һәм малайлар тәрбиячеләре белән бергәләп бик матур итеп, авыл халкы алдында чыгарылыш кичәсе оештырдылар.

Чалпы авылында да балалар бик күңелле ял иткәннәр, биредә мәчеткә 13 бала йөргән.Намаз укырга, әдәпле-әхлаклы булырга өйрәткән аларны тәрбиячеләре.
Белүебезчә кайбер мәчет-мәдрәсәләрдә мондый үзәкләрне күп еллар дәвамында оештыралар, ә кайберләре әле бу чараларга өйрәнеп кенә килә. Ничек кенә булмасын, балаларны әхлаклы, иманлы, белемле итәргә тырышкан барлык оештыручыларга, имамнарга, абыстайларга, мөгаллимнәргә һәм иганәчеләргә бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Аллаһ Тәгалә изге эшләрегезне дәвамлы кылсын , кылган изгелекләрегез үзегезгә дә изгелек булып әйләнеп кайтсын. Башка авыл мәчет-мәхәлләләре дә сездән үрнәк алсын.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы