Әлмәттә “Мәрхәмәтлелек эстафетасы дәвам итә. Район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов инициативасы белән башланган әлеге чара кысаларында мөселман яшьләре урамнарга чыгалар һәм әбиләргә, бабайларга хуҗалык кирәк-яраклары өләшәләр.
Мондый игътибарга картлар бик сөенә. Әлеге чарага шәһәрнең башка оешмалары да кушылган.