Татарстан мөфтие Чечня журналистларына интервью бирде

15 август 2016 ел 14:07
Татарстан мөфтие Чечня журналистларына интервью бирде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 25-27 август көннәрендә Грозный шәһәрендә узачак халыкара ислам конференциясе уңаеннан ГТРК “Вайнах”ка интервью бирде. Мөфти хәзрәтләре конференциянең әһәмияте, Чечня Республикасында ислам кыйммәтләрен таратуда һәм ныгытуда көч куйган аерым шәхесләр турында сөйләде, шулай ук мөселман өммәте каршында торган проблемаларны  һәм аларны хәл итү юлларын барлады.

Мәгълүм булганча, әлеге конференция беренче тапкыр гына оештырылмый. Ел саен бирегә дөньяның төрле почмакларыннан дин галимнәре җыела һәм аерым бер тема буенча фикер алыша. Быел исә дин әһелләре ислам һәм сөннәт, сөннәт кешеләре һәм башка сораулар хакында сөйләшәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы